Дәүләт комитетында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тариф проектларын карадылар

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында тарифларның башлангыч дәрәҗәләре исәпләнде:

 

1. Чистай шәһәре, Чистай районы кулланучыларына 2025 елга «Восток-Энерго» ПКФ ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында.

 

2. Казан шәһәре кулланучыларына «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Үзәк дирекциянең Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль кишәрлеге тарафыннан җибәрелә торган  җылылык энергиясенә 2025 елга  тарифлар билгеләү турында.

 

3. Алабуга шәһәре, Алабуга районы кулланучыларына 2025 елга «Алабуга Сөте» ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында.

 

4. 2025 елга Алабуга районы кулланучыларына «ГазТеплоАвтоматика» ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында.

 

Контрольлек ведомствосы комиссиясе оешма вәкилләрен исәп-хисаплар белән таныштырды. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

 

Эшче тариф комиссиясенең киләсе утырышы 2024 елның 13 сентябрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International