Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «ТКХ буенча ликбез» проектын дәвам итә

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге проект кысаларында Лаеш районы белән икенче очрашу үткәрде.

 

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов законнар кысаларында гражданнар белән ничек корректлы эшләргә кирәклеге турында чыгыш ясады.

 

Әлеге проектның максаты: торак-коммуналь тармакта катнашучылар өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, шулай ук идарәчеләрдән (ИК, ТМШ, ТСН, ТТК) һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан, башкарма хакимият органнарыннан, кызыксынган гражданнардан (КФЙ һәм ТИҮ советлары рәисләреннән) кире элемтә алу өлешендә ликбез үткәрү.

 

2024 елның 28 августында Зеленодольск районы белән беренче онлайн-ликбез узды. Очрашуга җирле үзидарә органнары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, идарәче компанияләр һәм кызыксынган милекчеләр кушылды.

 

Киләсе ликбез Чистай муниципаль районы белән узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International