Дәүләт комитетында инвестицион программалар буенча штаб утырышы узды

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәйданчыгында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынучы оешмаларның инвестиция программалары үтәлешен контрольдә тоту буенча штаб утырышы узды.

 

Штаб утырышында Казан шәһәренең «Водоканал» МУП директорының икътисад буенча урынбасары Таһир Вәлиев, «Челныводоканал» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Җәмил Ногманов, «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ генераль директоры Илдар Нуретдинов, «Альметьевск-водоканал» АҖ генераль директоры Алексей Семенихин, «Водоканал» АҖ директоры, «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ генераль директоры Азат Мирмиев,   «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ генераль директоры урынбасары урынбасары Сәлимә Габдрахманова катнашты. Утырышта катнашучылар 2024 елның гыйнвар-август айларында су агызу һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программаларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар.

Утырыш башында Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тармагы эшчәнлегенең төп максаты кулланучыларны кирәкле сыйфатлы су белән ышанычлы һәм экономияле тәэмин итү, ә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендәге инвестиция программалары күрсәтелгән өлкәләрдә ышанычлылыкны, сыйфатны һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итүче чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Республикада су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестиция программаларын раслау буенча вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тора.

 

Коммуналь инфраструктураны яңарту буенча бурычның оперативлыгы һәм мөһимлеге Штаб булдыру кирәклеген билгели. Штаб булдыру турында боерык Александр Груничев тарафыннан 2024 елның гыйнварында имзаланды, аның бурычы – көйләнә торган оешмаларның инвестиция программаларын, физик һәм финанс күрсәткечләрен гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны көчәйтү, үзгәрешләргә оператив җавап бирү һәм тармак министрлыклары белән берлектә килештерелгән карарлар кабул итү.

 

Штаб составында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, МКФХ Татарстан идарәсе, Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.

Штабның киләсе утырышы 2024 елның 12 сентябрендә булачак.

 

Тулырак – телеграм-каналда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International