Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов «Экспертка сорау» рубрикасында

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

«Экспертка сорау» тамашачыга төрле тормыш мәсьәләләрен һәм хәлләрен ачыкларга ярдәм итә. Иң актуаль темаларга җентекле җаваплар «Татарстан 24» телеканалында көн саен чыга.

 

Карыйбыз 👆

 

ЭКСПЕРТ: Дмитрий Романов - Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы

 

СОРАУ:

Төрле җитешсезлекләрне, агып чыгуларны бетерү өчен үзебезнең идарәче оешмага мөрәҗәгать итәбез. Кайвакыт шунда ук җавап бирәләр, ә кайвакыт берничә көн көтәргә туры килә. Әйтегез әле, ИК боларның барысын да нинди срокларда бетерергә тиеш?

 

ҖАВАП:

Халыктан гариза алганнан соң ук – гомумйорт торбаүткәргечләрендәге агып чыгуларны һәм башка җитешсезлекләрне, шул исәптән фатирлар аша узучы подъезд стоякларындагы җитешсезлекләрне бетерергә кирәк.

 

3 сәгать эчендә – авария аркасында күпфатирлы йорт электрсыз калган очракта, челтәрләрне торгызырга кирәк

 

4-8 сәгать эчендә – фатирда электр үткәргечләре зарарланган һәм электр юк икән, төзексезлекне төзәтергә кирәк.

 

8 сәгать эчендә – идарәче оешма ишегалдын кардан һәм боздан, чүп-чардан чистартырга, тулы чүп контейнерын чыгарырга, пычрак подъездны юарга, подвалны су басуны бетерергә, канализацияне чистартырга тиеш.

 

24 сәгать эчендә – түбәндәге коммуналь проблемаларны бетерергә кирәк: түбәдән су үтүне туктату, бинада вентиляция системасын төзәтү, фатирда кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне торгызу, тутыккан суны бетерү, стояк буенча җылылык бирү, фатирда һава температурасының түбәнәю, лифт һәм чүп үткәргечләрнең төзексезлеге, подвал һәм подъезддагы сасы ис кебек күренешләрне бетерү. Шулай ук тәүлек дәвамында идарәче оешма милекче гаризасы буенча кайнар һәм салкын су счетчикларын урнаштырырга һәм пломбаларга, подвалдагы чүп-чарны җыярга, каты коммуналь калдыкларны чыгаруны оештырырга, үләнне чабарга, подъезддагы ватык тәрәзәне пыялалап куярга бурычлы.

 

2 көн эчендә – гомумйорт милкендәге үткәргечләрне алыштырырга, ишегалдындагы кече архитектура формаларын ремонтларга.

 

5 тәүлек эчендә – су агызу торбаларында, чокырларда, бүрәнкәләрдә су чыгару системасына килгән хилафлыкны оешкан рәвештә бетерергә.

 

7 тәүлек эчендә – подъездның җимерелгән баскычларын ремонтларга, патроннарны яисә подъездны яктырту сүндергечләрен алмаштырырга.

 

Шулай ук елга бер мәртәбә суүткәргеч һәм канализацияне карарга, ачыкланган барлык җитешсезлекләрне бетерергә, шулай ук гомумйорт мөлкәте элементларына язгы һәм көзге тикшерүләр үткәрергә кирәк.

 

Халык мөрәҗәгать иткән саен, идарә оешма подъездларда лампочкаларны алмаштырырга тиеш. Билгеләнгән лимит буенча бер яктылык ноктасына елына 4 лампа туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International