Дәүләт комитетында 2025 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифлары проектларын карадылар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары түбәндәге оешмалар өчен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифларның якынча дәрәҗәләрен исәпләп чыгарды:

1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 13.10.2023 №  323-13/кс-2023 карары белән билгеләнгән «Аммоний» АҖ өчен техник суга 2025 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында. (Менделеевск муниципаль районы)

2. 2025-2029 елларга «Аммоний» АҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турында. (Менделеевск муниципаль районы)

3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 15.12.2023 № 700-134/кс-2023 карары белән билгеләнгән «СК-16» ҖЧҖ өчен агып төшүче суларны транспортировкалауга 2025 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында. («Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге)

4. 2025 елга «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турында. (Лениногорск муниципаль районы)

5. «Казаноргсинтез» АҖ өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 14.12.2023 № 637-103/кс-2023 карары белән билгеләнгән эчәр суга, техник суга һәм су агызуга 2025 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында. («Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге)

6. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 14.12.2023 № 636-102/кс-2023 карары белән билгеләнгән «Казаноргсинтез» гавами АҖ өчен техник суга һәм су агызуга  2025 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында («Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге)

7. 2025-2027 елларга «Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП өчен эчәр суга тарифлар билгеләү турында. (Кайбыч муниципаль районы)

8. 2025 елга «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП өчен эчәргә яраклы суга һәм су агызуга тарифлар билгеләү турында. (Чирмешән муниципаль районы)

Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International