Бүлек гражданнар мөрәҗәгатьләре белән проект кысаларында беренче очрашу уздырды. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов законнар кысаларында гражданнар белән ничек корректлы эшләргә кирәклеге турында прзентация белән чыгыш ясады.
Әлеге проектның максаты: торак-коммуналь тармакта катнашучылар өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, шулай ук идарәчеләрдән (ИК, ТМШ, ТСН, ТТК) һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан, башкарма хакимият органнарыннан, кызыксынган гражданнардан (КФЙ һәм ТИҮ советлары рәисләреннән) кире элемтә алу өлешендә ликбез үткәрү.
Бүген Зеленодольск районы белән беренче онлайн-ликбез узды. Очрашуга җирле үзидарә органнары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, идарәче компанияләр һәм кызыксынган милекчеләр кушылды.
Киләсе ликбез Лаеш муниципаль районы белән узачак.