ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников Ютазы муниципаль районына сәфәре кысаларында «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ эше белән танышты. Рәис урынбасарын район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм предприятие директоры Евгений Шевелев озата йөрде.
«Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ район халкын, бюджет һәм социаль өлкә предприятиеләрен, коммерция предприятиеләрен эчәр су белән тәэмин итә, шулай ук агып төшүче суларны агызып җибәрә һәм аларны чистарта. Оешма Урыссу штп. һәм 7 авыл җирлегенә (Ютазы, Акъюл, Тарлау, Димтамак, Әбсәләм, Алабакүл, Байлар авылларына) хезмәт күрсәтә. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы – 148,8 км, канализация челтәрләренең озынлыгы – 20,5 км.
2 су алу җайланмасы кулланылышта, Дмитрий Сапожников шуларның берсен – Аксакүлнекен карап чыкты. Су алу корылмасы 1976 елда төзелгән. Ул Урыссудан өч чакрым ераклыктагы Аксакүл тавында урнашкан. Эчә торган суның сыйфатын яхшырту өчен 2019 елдан Аксакүл су алу корылмасында су әзерләү станциясе эшли башлаган.
2020 елдан «Уруссу Водоканал» ҖЧҖ Урыссу штп. бюджет учреждениеләренең 16 котельнын хезмәт күрсәтүгә кабул итә. Урыссу ГРЭСы җиһазлары эксплуатациядән чыгарылгач, Урыссуның күпфатирлы йортлары индивидуаль җылытуга күчерелде.
Су алу корылмасыннан соң Дмитрий Сапожниковны бистә эчендә урнашкан канализация насос станциясе эше белән таныштырдылар. Канализация агынтылары станция аша чистарту корылмалары комплексына җибәрелә, аларда аларны күп баскычлы биологик чистарту башкарыла.
Шулай ук «Бөгелмәгаз» ЭҖИ Ютазы РЭГС башлыгы Вячеслав Пестов белән эшлекле киңәшмә үткәрелде, анда догазификация программасы чаралары (халыкның җир кишәрлекләренә бушлай газ кертү) һәм килеп туган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Сәфәр ахырында Дмитрий Сапожников программада катнашучы йортларда булды, халык белән аралашты.