Сергей Павлов эш визиты белән Азнакай районында булды

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашында догазификация программасын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә үткәрделәр, анда төзелгән килешүләр һәм проблемалы мәсьәләләр буенча йөкләмәләр үтәлеше турында фикер алыштылар.

 

Белешмә: Азнакай муниципаль районы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Район көнчыгышта Башкортстанның Бакалы һәм Шаран районнары, төньякта – Сарман һәм Мөслим, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта – Әлмәт, көньякта – Бөгелмә, көньяк-көнчыгышта – Татарстанның Ютазы районнары белән чиктәш.  Район үзәге – Азнакай. Республика буйсынуындагы шәһәр.

 

Район территориясе 2168,65 кв.м тәшкил итә. Мәйданы буенча Әлмәт, Лаеш, Мамадыш һәм Нурлат районнарыннан соң бишенче урынны били. Халыкның гомуми саны – 61069 кеше.

 

Азнакай районын ресурс белән тәэмин итүче оешмалар – «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Сельхозжилсервис» МУП һәм «Каты көнкүреш калдыклары полигоны» ҖЧҖ.

 

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павловның эш сәфәре маршруты гражданнарны шәхси кабул итү белән дәвам итте. Халыкны борчыган төп тема коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең бер өлешенә, җылылык белән тәэмин итүгә тарифларны исәпләүгә кагылды.

 

Җирле халык үз сорауларына җавап алды һәм хакимият вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Рәис урынбасары мондый очрашуларның халык проблемаларын оператив хәл итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

 

Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.

 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International