Иҗтимагый совет социаль әһәмияткә ия мәсьәләләр турында фикер алышты

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Ирина Әхмәтова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның квартал саен үткәрелә торган утырышы булды.

 

Очрашуда Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина һәм аерым структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты. Иҗтимагый советны Наил Вяльшин, Минәхмәт Хисмәтуллин, Фәрит Мәкъсүмов, Павел Ванин, Марсель Галиев, Евгений Гибин, Зөлфия Кадиева, Марат Кәримов, Фәрит Сафин, Ольга Титова, Рушан Хәмидуллин һәм Галина Шәрәфетдинова тәкъдим итте.

 

Катнашучылар җылылык энергетикасы, су белән тәэмин итү һәм су чыгару, электр энергетикасы, газ белән тәэмин итү, инженерлык инфраструктурасы системаларына технологик тоташтыру (ялгау) өчен түләү, шулай ук 2024 елга Татарстан Республикасы территориясендә транспорт, торак һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр өлкәсендә тарифлар билгеләү буенча бәя сәясәтен формалаштыру турында таныштылар.

 

Ирина Әхмәтова җыелучыларга 2024-2025 елларга Иҗтимагый совет эшчәнлеге юнәлешләрен билгеләү турында сөйләде.

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2016-2024 елларга (2024 елның 1-2 кварталы өчен) Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру программасы чараларының үтәлеше турында Клара Сафиуллина хәбәр итте.

 

Чарада катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләрнең әһәмиятен һәм килгән тәкъдимнәрне алга таба тикшерү кирәклеген билгеләп үттеләр.

 

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.11.2010 ел, № 906 карары нигезендә төзелде. Совет Дәүләт комитеты боерыгы белән расланган Нигезләмә нигезендә эш итә.

 

2024 елда 14 кешедән торган Иҗтимагый советның яңа составы сайланды, анда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең яшьләр советы һәм җәмәгатьчелекнең башка вәкилләре бар. Рәис итеп Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, КДЭУның үсеш һәм инновацияләр буенча проректоры, техник фәннәр кандидаты Ирина Әхмәтова сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International