Дәүләт комитеты тарафыннан «Казэнерго» АҖ инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар:

1.      Карбышев ур., 62а, 62б буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру.

Торбаүткәргечнең озынлыгы 237 погон метр тәшкил итә. Диаметры 273 мм булган иске торбаүткәргечне ППУ башкаруындагы диаметры 273 мм булган яңа торбаүткәргечкә алмаштыру эшләре алып барыла. Бүгенге көнгә объектта 100% дәрәҗәсендә грунт эшкәртелгән. Улакларны чистарту һәм торбалар салу өчен иске ТБ улаклар һәм түшәмә плитәләре демонтаж ителгән. Иске торбаларны сүтү 100% дәрәҗәсендә башкарылган. ТК-29 участогыннан район Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән ТК-35 ягына таба нигез астына 18% (40 метр) ком салып, өлешчә торбаүткәргеч салынган. Алга таба торбаүткәргечне монтажлау, хәрәкәтсез өч терәкне монтажлау һәм җылылык камераларын реконструкцияләү эшләре планлаштырылган.

2.      Даурия ур., 9 й., 11 й., 34 й. буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру.

Гомуми озынлыгы 366 метр тәшкил итә. Иске торбаүткәргечне футлярда (гильзада) башкарылган,  диаметры 159 мм булган яңа ППУ торбаүткәргеченә алыштыру. Грунтны эшкәртү һәм җылылык трассасын казу эшләре 95% дәрәҗәсендә башкарылган. Яңа торбаүткәргеч 70% ка монтажланган. Алга таба җылылык камераларын (ТК) чистарту, хәрәкәтсез өч терәкне монтажлау, җылылык узелын урнаштыру һәм торбаүткәргечнең калган күләмен монтажлау планлаштырыла.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2025 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International