2024 елның 22 һәм 23 августында Казанда «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» VI фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциянең төп темалары булып ККК белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләрне тариф һәм монополиягә каршы көйләү, суд практикасы һәм реформа уздыруның төбәк тәҗрибәсе торачак.
Конференцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге оештыра.
Эшлекле программа пленар сессиядән, берничә стратегик сессиядән һәм әйдәп баручы экспертлар һәм чакырылган практиклар катнашында панель дискуссиясеннән торачак.
Экспертлар сыйфатында Монополиягә каршы федераль хезмәт, депутатлар корпусы, Россия Федерациясе башкарма хакимиятенең федераль органнары, фәнни бергәлекләр, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең кызыксынган органнары вәкилләре чыгыш ясаячак. Конференция эшендә шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең территориаль идарәләре, тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары, җайга салынулы оешмалар, иҗтимагый оешмалар катнашуы планлаштырыла.
Конференциядә ККК белән эш итү өлкәсендә реформа үткәрү, инфраструктураны үстерү, гамәлдәге законнарны үзгәртү, контроль чараларны камилләштерү, коррупция куркынычларын киметү һәм башка күп мәсьәләләр күтәреләчәк.
Экспертлар шулай ук ККК, монополиягә каршы контроль өлкәсендә тарифларны көйләү үзенчәлекләре турында фикер алышачак, заманча технологияләрне кертүнең иң яхшы практикаларын өйрәнәчәк. Конференция кысаларында ККК белән эш итү тармагын көйләүгә фәнни якын килүгә багышланган дискуссия мәйданчыгы эшләячәк.
Чара көндезге форматта Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методик үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24 һәм Иннополис шәһәре, Иннополис университеты.
Сораулар буенча +7 (843) 221-82-35l телефоны, e-mail: Igor.Chuyko@tatar.ru или e-mail: emc.yarullin@fas.gov.ru. буенча мөрәҗәгать итәргә була.
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен телефоннар: 221-82-29, 221-82-95.