Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар каравына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы түбәндәге оешмаларның инвестиция программалары тәкъдим ителде:
1. «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ өчен 2025 елга.
2. «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ өчен 2025-2027 елларга.
3. «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ өчен 2025 елга.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасында инвестицион программаларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә.