2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары түбәндәге оешмаларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифларның якынча дәрәҗәләрен исәпләп чыгарды:
1. «Алабуга» сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ.
2. «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ.
3. «Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ.
Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.