Дәүләт Комитетында 2025 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифлары проектларын карадылар

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары түбәндәге оешмалар өчен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифларның якынча дәрәҗәләрен исәпләп чыгарды:

1. 2025-2029 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе өчен эчәр суга тарифлар билгеләү турында. (Зеленодольск муниципаль районы)

2. 2025 елга «Чепья ТКХ КҖП» ҖЧҖ өчен эчәр суга тарифлар билгеләү турында. (Балтач муниципаль районы)

3. 2025 елга «СТОК» ҖЧҖ өчен су агызуга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында. (Кукмара муниципаль районы)

4. 2025 елга «ВодоТехноСервис» АҖ өчен эчәр суга тарифлар билгеләү турында. (Кукмара муниципаль районы)

5. 2025 елга «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турында. (Аксубай муниципаль районы).

Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

Эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 22 августта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International