Дәүләт комитеты тарафыннан «Водоканал» МУП инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2024 елның 13 августы, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасы үтәлешенә чираттагы мониторинг үткәрделәр һәм су агызу һәм су белән тәэмин итү буенча түбәндәге объектларны реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштылар:

1.      Кызыл Позиция урамыннан Гадел Кутуй урамына кадәр суүткәргеч участогын реконструкцияләү.

Гомуми озынлыгы 642 погон метрын тәшкил итә, полиэтилен суүткәргечнең диаметры 630 мм. Бүгенге көнгә торба үткәргеч 100 % салынган. 2 суүткәргеч камераны монтажлау эшләре башкарылган. Йомгаклау эшләре бара. Кирегә ком сибелә. Гадел Кутуй һәм Красная Позиция урамнары ягыннан үзәк салкын су белән тәэмин итү системасына кисеп ябыштыру эше башкарылган.

2. Гадел Кутуй урамындагы 50нче йорттан алып 88нче йортка кадәр суүткәргеч участогын реконструкцияләү.

Гомуми озынлыгы 550 погон метр тәшкил итә. Диаметры 300 мм булган тске корыч торбаны диаметры 315 мм булган яңасына алыштыру эшләре алып барыла. Бүгенге көнгә Гадел Күтуй урамындагы 50 йорттан 72 йортка кадәр 250 метр озынлыктагы беренче участокны пилот бораулау эшләре алып барыла. 150 метр борауланган. Полиэтилен торбалар эретеп ябыштырылган, алга таба торбаүткәргечне горизонталь юнәлешле бораулау (ГНБ) ысулы белән салу өчен объектта урнаштырыла.

3. Комисар Габишев ур., 20 йорттан Кол Гали ур., 14 йортка кадәр суүткәргеч участогын реконструкцияләү.

Гомуми озынлыгы 590 погон метр тәшкил итә. 590 метрдан 530 метрлы торбаүткәргеч горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән салынган. Суүткәргеч коесын монтажлау һәм борылыш почмакларын ясау өчен 14 чокыр казылган. Суүткәргеч коеларның аскы өлешләре монтажланган, ТБ плитәләре һәм ТБ боҗралары салынган (14 тән 3). Алга таба торбаүткәргечне пресслау һәм фасонлы эшләнмәләрне монтажлау (тройниклар, отводлар, келә арматуралары) планлаштырылган. Әлеге чаралар тәмамланганнан соң үзәк салкын су белән тәэмин итү системаларына кертү гамәлгә ашырылачак.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International