ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды

2024 елның 10 августы, шимбә

Казанның «Урам» паркында «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Бөтенроссия физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.

 ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырып, фиджитал-баскетболда катнаштылар. Калган катнашучылар Гаилә елына багышланган гаилә эстафетасына кушылды.

Шулай ук спортның төрле төрләре буенча турнирлар да узды.

Физкультурачылар көнендә узган чарада сәламәт яшәү рәвеше алып баручы профессиональ спортчылар һәм гади кешеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International