Дәүләт комитеты тарафыннан «Казэнерго» АҖ инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар:

 

1.      Осиново урамы буенча 31,35,35а,29,27-1,27 2,27-3,33 йортларда җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыру.

 

Торбаүткәргечнең озынлыгы 757 погон метр тәшкил итә. Диаметры 159 мм булган иске торбаүткәргечне ППУ изоляцияле, диаметры 159 мм булган яңа торбаүткәргечкә алмаштыру эшләре алып барыла. 08.08.24 көненә объектта җир эшләре алып барыла (30% дәрәҗәсендә башкарылган), җылылык трассасын казу максатыннан грунт эшкәртелә. Осиново урамындагы 37 нче йорт янында хәрәкәтсез терәк кору эшләре башкарыла. 270 метр яңа торбаүткәргеч монтажланган (объект озынлыгының 30% өлеше). Торбаүткәргечнең 3 төене (коесы), торбаүткәргеч муфталары монтажланган. Каналны кире салу эшләре башкарыла.

 

2.  .Большая урамы буенча 2,2а,4, Серп и Молот урамы буенча 22,24, 24а,26,28,  Столяров урамы буенча 3,5,7 йортларда кайнар су белән тәэмин итү һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыру.

 

Большая урамындагы 2 нче йортка җылылык торбаларын монтажлау. Гомуми озынлыгы 780 метр тәшкил итә. Иске торбаүткәргечне диаметрлары 76 мм алып 200 мм кадәр булган яңа торбаүткәргечкә алмаштыру. Грунт эшкәртү 100% ка башкарылган. ТБ каналлары һәм торбаүткәргечләре 100% ка сүтелгән. ТБ улакларын монтажлау шулай ук 100% дәрәҗәсендә һәм ТБ плиталарын монтажлау 87% дәрәҗәсендә башкарылган. ТК җайланмасы (җылылык камерасы) 90%  (5 тән 4), коелар җайланмасы 90%  (17 тән 15) башкарылган. Каналларны кире күмәләр.

 

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2025 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International