2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары түбәндәге оешмалар өчен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифларның якынча дәрәҗәләрен исәпләп чыгарды:
1. 2025-2027 елларга «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ өчен су агызуга тарифлар билгеләү турында. (Минзәлә муниципаль районы)
2. «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән билгеләнгән эчәр суга һәм су агызуга 2025 елга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында. (Минзәлә муниципаль районы)
3. «Альметьевск-водоканал» АҖ өчен эчәр суга һәм су агызуга 2025 елга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән билгеләнгән озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү турында. (Әлмәт муниципаль районы).
Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.
Эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 15 августта узачак.