Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар проектларын карадылар

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан түбәндәге оешмаларның каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларның башлангыч дәрәҗәләре исәпләнде:

1. 2025 елга «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ, Чаллы шәһәре.

2. 2025 елга Баулы шәһәренең «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МКП.

3.  2025 елга Әлмәт муниципаль районының «Полигон-2» ҖЧҖ.

Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 22 августта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International