Административ дәгъва гаризасын канәгатьләндерүдән баш тарту турында

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан «Тепло» ҖЧҖ (Казан шәһәре) оешмасы өчен 2024 елга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләгән җылылык энергиясенә тарифлар законлы дип танылды

ТР Югары суды  «Тепло» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Казан шәһәрен җылылык белән тәэмин итүче оешма - «Тепло» ҖЧҖ өчен 2024 елга җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турындагы карарын законсыз дип тану турында административ дәгъва гаризасын карады.

Оешма шәхси эшкуар белән аренда килешүе буенча Г.Баруди урамында котельныйны эксплуатацияли. Шул ук вакытта «Тепло» ҖЧҖ аренда түләвенең шартнамәдә билгеләнгән һәм тарифка кертелергә тиешле суммасы базар бәясенә тигез булырга тиеш дип саный – аена 120 мең сум (елына 1 440 мең сум).

Суд билгеләгәнчә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарифлар исәбенә амортизация һәм салымнар өлешендә генә аренда түләүләре суммасын законлы рәвештә керткән, бу сумма «Тепло» ҖЧҖ белдергәннән 2 тапкырга диярлек кимрәк.

3а-219/2024 номерлы эш буенча Татарстан Республикасы Югары суды «Тепло» ҖЧҖнең административ дәгъва гаризасын канәгатьләндерүдән баш тартты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International