Игътибар!

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

2024 елның 5 августында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2024 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе турында» брифинг узачак

 

Катнашучылар:

 

ГРУНИЧЕВ Александр Станиславович – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе

 

БУТАЕВА Наталья Владимировна – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы

 

ФРОЛОВ Алексей Михайлович – Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары

 

ТЫГИН Александр Васильевич – Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы

Хөрмәтле коллегалар, брифингта ТУРЫДАН-ТУРЫ катнашырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында туры эфир трансляциясе оештырылачак (сылтама: https://t.me/tarifi116), аның буенча катнашучыларга сораулар бирү мөмкинлеге бирелә. Шулай ук ТР рәсми порталында (tatarstan.ru) турыдан-туры трансляция  һәм ТР Рәисе матбугат хезмәте аккаунтында ЮТуб видеохостингы планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International