Дәүләт комитетында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тариф проектларын карадылар

2024 елның 2 августы, җомга

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында тарифларның беренчел дәрәҗәләре исәпләнде, түбәндәгеләр өчен:

1. «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ Актүбә ш.т.п. (Азнакай муниципаль районы).

2. «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ (Әлмәт муниципаль районы).

3.  «Васильевский» шифаханәсе профсоюзлары дәвалау-профилактика учреждениесе (Зеленодольск муниципаль районы).

4. «Теплоэнергосервис» МУП (Балык Бистәсе муниципаль районы).

5. «Казан милли тикшеренү технологик университеты» ЮББ ФДБМУ (Казан шәһәре).

6. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «ЦЖКУ» ФДБУ филиалы (Казан шәһәре).

Контрольлек ведомствосы комиссиясе оешма вәкилләрен исәп-хисаплар белән таныштырды. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан барлыгы 77 җылылык белән тәэмин итүче оешма көйләнә, 2025 елга белгечләр 125 гариза өстендә эшлиләр.

Эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 7 августта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International