ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2024 елның 2 августы, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

 

1. «Махсуслаштырылган төзүче «Каштан» ҖЧҖ объекты – «Казан шәһәренең Киров районы, Маршрут урамындагы торак комплексында торак булмаган биналары һәм җир асты паркингы булган 1а һәм 1в, 1б номерлы 8-9 катлы торак йортлар»ны Казан шәһәре  «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

 

2. «Махсуслаштырылган төзүче «Каштан» ҖЧҖ объекты –  «Казан шәһәренең Киров районында Маршрут урамындагы торак комплексы»н «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

 

3. «Подросток» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе» Казан шәһәренең яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениесе объекты – «ТР, Казан шәһәре, Киров районы, Кече Мәскәү урамы, 15 адресы буенча урнашкан «Вертолет» яшүсмерләр клубы»н «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыруга түләү билгеләү турында».

 

4. «ДОМКОР» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖнең «Алабуга шәһәренең 4-5 микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре белән янкорма биналары булган 4-5-21 күпкатлы торак йорт» объектын «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона» АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыруга  түләү билгеләү турында».

 

5. «Строитель» ҖЧҖ объекты – «Загородный отель»не  «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергияне сак тоту технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ «Спас» филиалының үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

 

6. «Махсуслаштырылган төзүче «Замелекесье НЧ» ҖЧҖ объекты – «Озеро» торак төзелеше. 3.5 торак йортны эшләтеп җибәрүнең өченче комплексы»н  «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

 

7. «Махсуслаштырылган төзүче «Замелекесье НЧ» ҖЧҖ объекты – «Озеро» торак төзелеше. Эшләтеп җибәрүнең өченче (3.5, 3.6 й.), дүртенче (4.1-4.4), бишенче (5.1-5.6), алтынчы (6.2-6.4) комплекслары»н «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

 

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

 

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024.htm

 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International