2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары түбәндәге оешмаларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифларның якынча дәрәҗәләрен исәпләп чыгарды:
1. 2025 елга «Әтнә ТКХ» МУП (Әтнә муниципаль районы).
2. «Алексеевскводоканал» ҖЧҖ (Алексеевск муниципаль районы).
3. «Нурлат торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе» МУП (Зеленодольск муниципаль районы).
4. «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесе («Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге).
Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.
Эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 8 августта узачак.