Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар проектларын карадылар

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан түбәндәге оешмаларның каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларның башлангыч дәрәҗәләре исәпләнде:

1. Сарман муниципаль районының «Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (төзекләндерү)» АҖ.

2. Әтнә муниципаль районының «Әтнә ТКХ» МУП.

3. Алабуга муниципаль районының «Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күп тармаклы җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ.

Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 8 августта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International