ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1. «Фәнни-җитештерү берләшмәсе» федераль казна предприятиесе объекты – «Террорчылыкка каршы торуны тәэмин итү максатларында объектны инженер-техник ныгытмаларны да кертеп, тулысынча инженерлык тәэмин итү комплексы булган яңа автомат-механик җитештерү булдыру»ны Казан шәһәренең «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итүнең һәм су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү турында».

2. «СтройХолдинг» ҖЧҖ объекты – Казан шәһәренең Ватан урамындагы 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен  – «СтройХолдинг» ҖЧҖ объектын Казан шәһәренең «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итүнең һәм су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү турында».

3. «ИСК «СТРОЙИНЖИНИРИНГ» ҖЧҖ объекты – «Совет районы «Весна» торак комплексында Умырзай урамында 1501 укучы урынына мәктәп төзелеше»н Казан шәһәренең «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итүнең һәм су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү турында».

4. «Ак таш» ҖЧҖ объекты – «Казан шәһәре Идел буе районының М-14 микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе»н  «РСК» ҖЧҖ һәм Казан шәһәренең «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итүнең һәм су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү турында».

5. «Ак таш» ҖЧҖ объекты – «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында 1501 укучы урынына мәктәп төзелеше»н «РСК» ҖЧҖ һәм Казан шәһәренең «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итүнең һәм су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү турында».

6. «Главстрой Республики Татарстан» дәүләт бюджет учреждениесе объекты  – «Чаллы шәһәре, 65 микрорайон, 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем мәктәбе,  төзелеше»н индивидуаль тәртиптә «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү турында».

7. «Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Идел буе районы, Крутовская ур., 8 йорт адресы буенча 16:50:080102:6 кадастр номерлы җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International