Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «2024 елга Лаеш муниципаль районы кулланучыларына «Дом у Сада» ТК «ТрансЭнерго» ҖЧҖ (Лаеш МР) җибәрә торган җылылык энергиясенә (егәрлегенә) тарифлар билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024.htm