Дәүләт комитетында 2025 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тариф проектларын карадылар

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары түбәндәге оешмаларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифларның якынча дәрәҗәләрен исәпләп чыгарды:

  1. «ТГК - 16» АҖ- «Түбән Кама җылылык электр үзәге (ПТК-1)», Түбән Кама муниципаль районы.
  2. «ТГК - 16» АҖ,  «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге.
  3. «Казан шәһәре» муниципаль берәмлегенең Җылылык белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – үзәк ДТВ структур бүлекчәсе.
  4. Зеленодольск муниципаль районы «Яңа Тура» технополисы» идарәче компаниясе» ҖЧҖ.
  5. Азнакай муниципаль районы «Сельхозжилсервис» МУП.
  6. «Казан шәһәре» муниципаль берәмлегенең «Карсар» ҖЧҖ.
  7. Зеленодольск муниципаль районының «Ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе» федераль дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе.

Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

Эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 1 августта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International