2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан түбәндәге оешмаларның каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларның башлангыч дәрәҗәләре исәпләнде:
1. Чистай районының «Индустрия» ҖЧҖ.
2. Аксубай районының «Благоустройство» ҖЧҖ.
3. Чирмешән районының «Чиста шәһәр» ҖЧҖ.
4. Кайбыч районы ШЭ Хикмәтуллин Р.Т.
5. Саба районының «Саба ТКХ КҖП» АҖ.
6. «Саба районы Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» ААҖ.
7. Апас районының «СЭС-Регион» ҖЧҖ.
8. Чүпрәле районының «Фламинго» ҖЧҖ.
Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 1 августта узачак.