Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында» («Коммунсервис-Актаныш» ҖБ» ҖЧҖ, «Печищи» МУП, «Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге» ҖЧҖ, «Макыл» МУП, «Түбән Ослан» МУП, «МКД Сервис» ҖЧҖ, «Энергоресурс» ҖЧҖ, «Водоканал Сервис» ҖЧҖ үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм су түгү системаларына тоташтыруга 2024 елга билгеләнгән тарифларны гамәлдән чыгару).
2. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясен (егәрлеген) куллануның социаль нормасын билгеләү һәм куллану мәсьәләләре буенча мәгълүмат алмашу регламентын раслау турында» 16.12.2014 ел, № 405 боерыгына үзгәрешләр кертү хакында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024.htm