2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты экспертлары түбәндәге оешмаларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифларның якынча дәрәҗәләрен исәпләп чыгарды:
«Коммуналь челтәрләр-Татарстан» ҖЧҖ (Тукай районы)
«Тукай су каналы» ҖЧҖ (Тукай районы)
«Водотехносервис» ҖЧҖ (Кукмара районы)
«СТОК» ҖЧҖ (Кукмара районы)
«Прогресс» МУП (Чүпрәле районы).
Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.
Технологик тоташтыру өлкәсендә эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 30 июльдә узачак.