Дмитрий Сапожников эш визиты белән Әлки районында булды

2024 елның 16 июле, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников Әлки районына эш визиты белән барды. Ул районда догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде, җайга салына торган оешмаларның эше белән танышты.

Делегация социаль газлаштыру программасы кысаларында газ үткәрелгән йорт хуҗалыкларын карады. Шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре белән программаны гамәлгә ашыру барышы, булган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Аннары Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов озатуында рәис урынбасары КНС-1 һәм 10нчы суэтем каланчасында булды. Объектларда Дмитрий Сапожников эш барышы белән танышты.

Әлки районында су белән тәэмин итү буенча «Әлки коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Су белән тәэмин итү чыганагы булып җир асты сулары тора. Тирән насослар ярдәмендә эчә торган су Рожновский манарасына бирелә һәм шуннан соң үзәкләштерелгән су челтәренә керә.  Предприятие 81,30 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләрен эксплуатацияли.

Белешмә өчен: Әлки муниципаль районы Татарстанның көньягында урнашкан, Ульяновск өлкәсе, Спас, Алексеевск, Нурлат муниципаль районнары белән чиктәш. Муниципаль берәмлекнең административ үзәге – Базарлы Матак авылы. Әлки районы административ-территориаль үзәк буларак 1930 елның 10 августында оештырыла. Район территориясе 1726,76 кв. м тәшкил итә, халык саны – 18177 кеше.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Җайга салынулы субъектлар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International