2025 елгы тариф кампаниясе кысаларында тарифларның беренчел дәрәҗәләре исәпләнде, түбәндәгеләр өчен:
«УЮТ» МУП (Кама Тамагы районы)
«Теплогарант» ҖЧҖ (Лаеш районы, Казан шәһәре)
«Минзәлә районы коммуналь челтәрләрләре» АҖ (Минзәлә районы)
«Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ (Казан шәһәре).
Контрольлек ведомствосы комиссиясе оешма вәкилләрен исәп-хисаплар белән таныштырды. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.
Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан барлыгы 77 җылылык белән тәэмин итүче оешма көйләнә, 2025 елга белгечләр 107 гариза өстендә эшлиләр.
Эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы 18 июльдә узачак.