Дәүләт комитеты хезмәткәрләренә коррупциягә каршы көрәш чаралары турында искә төшерделәр

2024 елның 28 июне, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Дәүләт комитетының финанс хисабы, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге башлыгы Клара Сафиуллина норматив-хокукый актларны дөрес төзүнең мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан гамәлдәге законнарда каралган тыюларны һәм чикләүләрне үтәү кирәклегенә аерым игътибар бирелде.

Коррупциягә каршы чаралар ведомствода ай саен үткәрелә, ә коррупциягә каршы тору өчен җаваплы белгечләр даими рәвештә укыту уза.

Дәүләт комитетында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру 2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Дәүләт комитетының максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге программа Дәүләт комитетының рәсми сайтында (http://kt.tatarstan.ru) «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International