ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:

1. «ТеплоГрупп» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, су чыгару өлкәләрендә (Казан ш.).

2. «ТеплоГарант» ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Казан ш.).

3. «Теплоснабсервис» ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә  (Казан ш.).

4. «РегНефтеТорг-7» ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Казан ш.).

5. «В-сервис» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Казан ш.).

6. «ТатСтройКа» ҖЧҖ  – су белән тәэмин итү, су чыгару өлкәләрендә (Зеленодольск районы).

Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International