Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:
1. «Водоканал» МУП – су белән тәэмин итү, су чыгару өлкәләрендә (Казан ш.).
2. «РЖД» ААҖ филиалы – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Ульяновск территориаль участогы (Бөгелмә МР, Тукай МР) – су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә.
3. «Район суы» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү өлкәсендә (Лениногорск районы).
4. «Коркачык челтәрләре» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә (Биектау районы).
5. «УЮТ» МУП – су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Кама Тамагы районы).
Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/