2024 елның 25 июнендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Кайбыч муниципаль районына барырга планлаштыра.
Гражданнарны кабул итү Олы Кайбыч, Кояшлы буль., 18 адресы буенча үткәреләчәк.
Кабул итүгә Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетында түбәндәге телефоннар буенча язылырга мөмкин: 884(370)2-11-05, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында: (843) 221-82-51, (843) 221-82-52