Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарә утырышы булды

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.

1. «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә энергия кабул итү җайланмаларын һәм (яки) микрогенерация объектларын технологик тоташтырганда таләп ителә торган максималь егәрлекнең бер  кВт өчен ташламалы ставкалар билгеләү турында».

2. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 05.07.2023
№ 85-2/т-2023  карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә җирле транспортта пассажирлар һәм багаж ташуга җайга салына торган тарифларны билгеләү тәртибенә үзгәреш кертү турында».

3. «2024 елга Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының «Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлегенә даими ташуның муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында пассажирлар һәм багажны даими йөртүнең чик максималь тарифларын билгеләү турында».

4. «2022 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнеше куәте берәмлегенә исәпләгәндә «Интеграция» чиктәш челтәр компаниясе» ҖЧҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International