Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин озатуында торак-коммуналь өлкәгә караган объектларны карады. Нурлат районы кулланучыларын җылылык энергиясе белән тәэмин итүче Гагарин урамы, 7 адресы буенча 1 нче котельныйда, Ленинград урамы, 15а адресы буенча 5 нче котельныйда һәм Совет урамы, 179а адресы буенча 3 нче котельныйда булдылар. Казаннарның техник торышы һәм җылылык энергиясе җитештерүнең технологик процессы белән таныштылар. Кайбер котельныйларда профилактика эшләре алып барыла, алар киләсе җылыту сезонында җиһазларның авариясез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Киләсе объект – фильтрлау станциясе блогы һәм «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе» МУП каты коммуналь калдыклар полигоны. Шулай ук "Промочистка" ҖЧҖ идарәчесе Рамил Шәрәпов озатуында инвестиция программасы буенча челтәрләрне реконструкцияләү участогын, Нурлат шәһәрендәге чистарту корылмасын карап, предприятие эшчәнлеге тарифларын билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрделәр.
Шуннан соң ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары газлаштыру программасын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә үткәрде, анда төзелгән килешүләр буенча йөкләмәләрнең үтәлеше һәм проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.