«Цифровой ликбез» мәгърифәтчелек проекты кысаларында цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык буенча дәрес узды

2024 елның 18 июне, сишәмбе

«Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов белән «Цифрлы ликбез» проекты кысаларында Нурлат районының мәктәп яны һәм хезмәт лагере өчен цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык дәресе узды.

Рәис урынбасары цифрлы технологияләр һәм ресурсларны куллану буенча файдалы киңәшләр белән уртаклашты. Катнашучылар тарифлар өлкәсендә цифрлаштыру һәм 14 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен дәүләт хезмәте порталыннан файдалану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Әлеге проект 6+ яшь категориясе өчен билгеләнгән. Проект материаллары Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан верификацияләнә һәм ата-аналар яки педагоглар белән карау өчен тәкъдим ителә. Проектның эчтәлеге шулай ук укытучылар өчен методик материалларны үз эченә ала, алар видеороликларны төрле фәннәр буенча дәресләрдә уку процессына, дәрестән тыш эшчәнлеккә нәтиҗәле интеграцияләргә, шулай ук аларны ата-аналар җыелышларында бала очратырга мөмкин булган куркынычларны ачык аңлату өчен кулланырга ярдәм итәчәк. 

Яңа сезон материаллары интернеттагы куркынычсыз килешүләр кагыйдәләренә багышланган. Ролик геройлары ышанычлы сатучыларны һәм товарларны ничек сайларга, платформа инструментлары аша куркынычсыз аралашырга, китертү хезмәтен ничек  рәсмиләштерергә, белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре турында сөйлиләр, шулай ук интернет-килешүләр төзегәндә шәхси мәгълүматларны һәм акчаны саклау буенча киңәшләр бирәләр.  Куркынычсыз сатып алулар турында роликта төп герой Ряпушка Варя коллекциясендә җитешмәгән фигураны эзли. Башта ул шикле сатучылар белән шикле платформага эләгә. Геройның олы апасы Полина Варяга ышанычлы платформаны ничек сайларга, сатучыны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә, аралашуны ничек алып барырга, куркынычсыз сатып алу һәм китерүне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген сөйли.  Роликта белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре турында Варя дусты Налим Максимга скейтбордны сатарга ярдәм итә. Башта алар белдерү урнаштыра алмыйлар – ул блокка эләгә. Варяның олы апасы Полина аларга белдерүне ничек дөрес урнаштырырга, нәрсәдән качарга һәм нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында әйтә.

Видеолар ярдәмендә укучылар интернетта үзләрен ничек куркынычсыз тотулары турында гына түгел, ә интерактив форматта цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен дә күтәрә алачак. Үсеп килүче буында бу күнекмәләрне формалаштыру Россиядә цифрлы иминлекне тәэмин итүгә һәм квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының бурычларына туры килә. 

Белешмә өчен:  «Цифрлы ликбез» – цифрлы грамоталылык өлкәсендә Бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты, «Цифрлы икътисад» АКО, Россия Цифр министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган. Проект балалар һәм өлкәннәрне цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык нигезләренә өйрәтүче педагоглар өчен мәгърифәтчелек мультипликация роликлары һәм методик материаллар сериясен  үз эченә ала.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International