Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:
1. «ТГК-16» АҖ, «ТГК-16» АҖ филиалы – Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК - 1), «ТГК-16» АҖ филиалы – Казан ҖЭҮ-3в – су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан ш.).
2. «Татэнерго» АҖ – су белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан ш.).
3. «ЦЖКУ» ФДБУ (Казан ш.) – су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан ш.).
Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/