Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:
1. «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» ҖЧҖ (рег.оператор, күмү) – каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә (Казан шәһәре).
2. «Фирма Никос и Мария» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре).
3. «АБ ИнБев Эфес» АҖ Казан шәһәрендәге филиалы – су белән тәэмин итү өлкәсендә (Казан шәһәре).
4. «Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» ФҖБ АҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Казан шәһәре).
5. «Казан оптика-механика заводы» АҖ – ташландык су агызу өлкәсендә (Казан шәһәре).
Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/