Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:
1. «Интеграция» катнаш челтәр компаниясе» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре).
2. «РСК» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре).
3. «ЦЖКУ» ФДБУ (Казан шәһәре) – су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә.
4. «РЖД» ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы – су белән, кайнар су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре).
5. «Карсар» ҖЧҖ (Казан шәһәре, Лаеш шәһәре) – су белән, кайнар су белән тәэмин итү, ташландык су агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре).
Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/