ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:

1. «Зәй су каналы» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә (Зәй районы).

2. «Таткоммунэнерго» РҖБ» АҖ – кайнар су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә  (Әгерҗе МР, Иннополис шәһәре, Югары Ослан МР, Казан шәһәре).

3. «А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ (Казан шәһәре).

4. «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ – су белән тәэмин итү,  җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре).

5. «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮҺБ ФДБМУ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Казан шәһәре).

Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International