Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Илебезнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу бәйрәм барлык гражданнарның бердәмлеге символы булып тора.
Ул илебезнең бөек үткәне белән горурланучыларны, хәзерге заманда Ватан файдасына хезмәт итүчеләрне берләштерә.
Россиянең уңышлары – аның миллионлаган гражданнарының казанышлары. Бүген Россия Федерациясе алдында уртак көч белән генә хәл итә алырлык мөһим бурычлар тора.
Без данлы үткәнебезне хөрмәт итәбез һәм лаеклы киләчәк төзибез.
Бәйрәм белән! Барлык башлангычларыгызда уңышлар сезгә! Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек насыйп булсын.
Хөрмәт белән, А.С.Груничев
рәис