ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары «Казэнерго» АҖ Казан шәһәрен җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион программасы үтәлешенә чираттагы мәртәбә мониторинг үткәрделәр һәм түбәндәге объектларны реконструкцияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштылар:
- Ш.Усманов урамындагы ТК11-15 алып ТК11-16 кадәрге участокта 12»30011» павильоны белән 11 нче тепловодны реконструкцияләү.
Гомуми озынлыгы – 371 погон метр. Диаметры 720 мм булган иске торбаны яңасына алыштыру, ППУ изоляцияле, диаметры 720 мм. 90% торба үткәргеч монтажланган. Алга таба ГВС сүндерү планлаштырыла, аның максаты – 273 мм диаметрлы торба үткәргечне 273 мм диаметрлы яңа торбага алмаштыру.
СК-8 башлап СК-11 кадәрге участокта 10 нчы магистраль тепловодны реконструкцияләү.
Гомуми озынлыгы – 473 погон метр. 530 мм диаметрлы торбаны ППУ изоляцияле 530 мм диаметрлы яңа торбага алмаштыру. Участокта асфальт, бетон япма, тимер юл плитәләрен сүтү буенча эшләр башкарыла. Иске торбаны сүтү 95% ка башкарылган. Кисеп тоташтыру эше башкарылган. Хәрәкәтсез терәкләр 100% монтажланган. Шулай ук 50% дәрәҗәсендә дренаж коесы монтажланган.
- Гагарин – Васильченко урамнары буенча 11 нче магистраль тепловодта ПНС 5 төзелеше.
Участокта нигез салынган, металл каркас җыелган, кран-юл астына кран-балка монтажланган. Монолит дренаж коесы монтажланган. Суүткәргеч һәм канализация монтажланган. ПНС төзелеш зонасыннан диаметры 1000 мм булган җылылык үткәргеч чыгарылган. Хәзерге вакытта идән нигезенә һәм җиһазлар монтажлауга 100 м3 бетон кабул ителә. Аннары түбә һәм стена панельләрен монтажлау буенча эшләр планлаштырылган.
- Беломорская урамы, 45 буенча ТК-1 башлап Б.Армавирская, 41б урамы буенча 10 нчы балалар бакчасына кадәрге участокта "Беломорская" кварталында 10 нчы магистраль тепловодтан тимер юлга квартал эченә караган өлешендә җылылык челтәрләрен реконструкцияләү.
Гомуми озынлыгы – 650 погон метр. 76 мм диаметрлы торба үткәргечне ППУ изоляцияле 76 мм диметрлы яңа торбага алмаштыру. Грунт эшкәртү 90 % ка башкарылган. Иске торба үткәргеч 25 процентка, бүлге плитәләре 50 процентка сүтелгән. Беломорская урамының юл өлеше астында торба үткәргечне тышкы тәэсирләрдән саклау өчен гильзалар салынган. Алга таба балалар бакчасы территориясендә монолит канал монтажлау буенча чаралар планлаштырылган.
Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2025 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.