ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:

1. «Инженерлык технологияләре» ремонт-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Лаеш районы).

2. «Нармонский комсервис» ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Лаеш районы).

3. «Коммуналь сервис» ҖЧҖ – су чыгару өлкәсендә (Лаеш районы).

4. «Казан» халыкара аэропорты» АҖ – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә (Лаеш районы).

5. «ПСК XXI век» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, су чыгару өлкәләрендә (Лаеш районы).

Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International