Икенче чакырылыш Яшьләр парламентының яңа составы быел сентябрьдә сайланачак. Мондый карар Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының унөченче утырышында кабул ителде. Утырыш эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев катнашты.
Утырышта Яшьләр парламенты әгъзалары «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законына, Россия Федерациясе Хезмәт кодексына, «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү буенча берничә тәкъдимне карадылар, шулай ук «Яшь закон чыгаручы – 2024» һәм «Татарстан Республикасы парламент дебатлары» конкурсларына йомгак ясадылар.