ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:

1. «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ – су белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Түбән Кама районы).

2. «Су чистарту станциясе - Нижнекамскнефтехим» АҖ – су белән тәэмин итү өлкәсендә (Түбән Кама районы).

3. «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ – су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Түбән Кама районы).

4. «Нижнекамский Жилкомсервис» ҖЧҖ  – су белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Түбән Кама районы).

5. «БРИГ» ҖЧҖ  – су белән тәэмин итү, су чыгару өлкәләрендә (Түбән Кама районы).

6. «Полигон НК» ҖЧҖ – каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә (Түбән Кама районы).

Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International