ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карар кабул иттеләр:
1. «2024 елга «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү, ташландык су агызу системасына тоташтыруга тарифлар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарының үз көчен югалтуын тану хакында».
2. «2024 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнеше куәте берәмлегенә исәпләгәндә «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарының үз көчен югалтуын тану хакында».
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.